[Solo intro] [Verse] Баштан үтте төрле вакыйгалар... Кичтем утны, салкын суларны... Бер-бер артлы узды айлар, еллар, Сизмәдем дә гомер сулганны. [bridge] Язмыш микән шулай, ялгыш микән, Чыгып булмый тормыш сазыннан... Кешеләрнең, имеш, язмышлары Маңгаена күктән язылган... [bridge] Көзге каршысына килеп басам... Әмма минем маңгай чип-чиста!!! (Ә баштагы барлык “бөек” уйлар Сыеп бетәр кебек... “бер уч”ка). [bridge] Әмма язмыш бар(ы)бер кайларгадыр Язылган бит инде, уйласаң! Аны уч төбеннән укучы да бар... Күп нәрсә, ди, анда, аңласаң... [bridge] Булыр, булыр... Дөнья хикмәтле ул... Соң, минеке кайда сызылган? Әллә минем язмыш (кичерегез!)... Арткы шәрифкәме язылган? [bridge] (Ә анысы... байтак каеш, чыбык, Ачы кычытканнар “татыган”... Тормыш кичкәч, ансыз булмый инде... Ярасыз түгел бит батыр да...) [bridge] Һәм терсәкне тешләп булмагандай, Аны һич тә күреп булмыйдыр, Кая гына барма, күләгәңдәй, Бер адым да арттан калмыйдыр... [bridge] Дөнья, тормыш, ай-һай, аяусыз шул, Булды типкәләнгән чагым да... Шул сәбәпле, байтак кешеләргә Булды үпкәләгән чагым да... [bridge] [outro] Гомер узды, тузды чабата да, Хәят* чиге тора алдымда... ...И Аллаһы, кайда гына язма, Кире кайтар аны тагын да! [end]