[Extended instrumental intro] [Record scratching] [Bridge] [Verse] Бүген иртән тагын томан төшкән... Берни күрмим «пәрдә» артыннан. Күзем текләп, карыйм офыкларга... Офык бер хәл... күрмим якыннан! [Chorus] Томан артларында ниләр бар да, Кемнәр нишли, нинди эш кыла? Ялгыз калдым кебек бу дөньяда... Була бит ул шулай еш кына... [Verse] Алда ап-ак сөттәй тоташ пәрдә – Бу дөньядан мине чикләгән... Әйтерсең лә, мәңге чыкмасын, дип, Кемдер мине шунда бикләгән... [Chorus] Томан артларында ниләр бар да, Кемнәр нишли, нинди эш кыла? Ялгыз калдым кебек бу дөньяда... Була бит ул шулай еш кына... [Verse] Әйтерсең лә, япа-ялгыз башым Басып торам дөнья чигендә... Күрмим арытаба ниләр барын... Кайчан инде томан чигенә? [Chorus] Томан артларында ниләр бар да, Кемнәр нишли, нинди эш кыла? Ялгыз калдым кебек бу дөньяда... Була бит ул шулай еш кына... [Verse] Һәрбер минут озын сәгать кебек... Көткәнгә бит озак тоела... Бары ап-ак томан артларында Тып-тын гына яфрак коела... [Chorus] Томан артларында ниләр бар да, Кемнәр нишли, нинди эш кыла? Ялгыз калдым кебек бу дөньяда... Була бит ул шулай еш кына... [Breakdown] Көн арты көн гомер үткән кебек, Менә тагын берсе өзелде... Бар киләчәк – томан артларында... Күз яшьләре юа йөземне... [Chorus] Томан артларында ниләр бар да, Кемнәр нишли, нинди эш кыла? Ялгыз калдым кебек бу дөньяда... Була бит ул шулай еш кына... [Outro] Дөньялыкны жәллим... түгел үз-үземне... Ник без шундый күндәм, түземле?.. [End]


