Song Cover Image

ҖИМЕРЕК БАСКЫЧ

+ Show full styles
V6-MINI

[Intro] (kurai solo, accordion, very quiet) [Verse 1] Күпме алар бүген авылларда Хуҗаларсыз калган иске йорт... Элек гөрләп торган бакчалардан, Кошлар китмәсә дә, киткән кот. [Verse 2] Йорт нигезе кара җиргә сеңгән, Баскычлары черек, җимерек. Күпме тырышсаң да, төзәлмәслек, Бу яралар инде гомерлек. [Verse 3] Баскычлардан инде менеп булмый, Кереп булмый, ачып ишекне. Кайчан гына бу йорт гөрли иде – Бала-чага тулы, бишекле... [Verse 4] Ә бит баскыч төрле-төрле була, Авыл халкы белә (исәне)... Кырып юган болдыр баскычлары, Печәнлеккә алып менгәне... [Verse 5] Бар бит тагын... тормыш баскычлары... Югарыга алып менгәне, Балачакта ничек көтә идек Өлкәнәю тизрәк килгәнне!.. [Verse 6] Сөю көттек, анысы да килде... Дөнья көтеп һич тә туймадык: Эштә яндык, дөнья малы җыйдык... Киләчәкне генә уйладык... [Verse 7 - emotional peak] Әмма гомер бик тиз уза икән, Күтәрелә торгач баскычтан... Иң очына килеп җиттек, ахры... Югарырак хәтта очкычтан! [Bridge - quiet] Инде бүген, үткәннәре уйлап, Утырабыз кайчак тилмереп... Әмма алар ерак калган инде... Йөрисе юк кеше көлдереп... [Verse 8] Хаталар бит шактый булган икән... Вакыт агышларын үзгәртеп, Үткәннәргә кайтып, гафу сорап, Их, булсачы моны төзәтеп! [Verse 9] Күз яшьләре түгеп, җаның кыйнап, Утырсаң да күпме тилмереп... Үткәннәргә кире төшеп булмый... Үткәннәргә баскыч җимерек. [Final Verse - hope] Булыр әле алда сөенеч... Яшик, исәнлеккә сөенеп. (very quiet) ...исәнлеккә сөенеп... ...сөенеп... [End]