Song Cover Image

Мәңгелек сөю бармы?..

[Solo intro] [Verse] Кулын куеп каш өстенә, Капка төптә бер абзый, Сәгать буе, кузгалмыйча, Авыл очына карый: “Ай-һай, бигрәк озакладың, Көттерәсең бит, җаный!” ...Күптән вафат хатынының Кайтуын көтә абзый. [Chorus] Шелтәлиләр: “Үлгәннәр бит Кире кайтмый, и абый!” Мондый сүзгә җавабы бер: “Ярый, балакай, ярый...” “Син аларга ышанма!” – дип, Каены җилдә шаулый... Әйтерсең лә, ул да узган Бәхетле чагын барлый... [Verse] Күбәләктәй, кар бөртеге Ябык иңенә сарый... Назлы җилкәй, сөйгәнедәй, Ап-ак чәчләрен тарый... ...“Чәем әзер”, – диеп, абзый, Булсын ачы җил-буран, Сөйгәненең ерак юлдан Кайтуын көтә һаман... [outro] [end]