
ТОРМЫШ – СИРАТ КҮПЕРЕ
[Verse] Бәхетсезмен, дию ярамыйдыр, Ходай каргар, диеп, куркамын. Тик бәхетсез генә булмый кеше, Куймый Алла һәрчак аркасын. Бәхет, хәсрәт килде аралашып – Хас та якты көн һәм кара төн. Әйтерсең лә, көн аралаш кидем Ап-ак күлмәк һәм... кап-кара тун. [Chorus] Бу тормышлар, ай-һай катлаулы шул... Гөнаһларга батып бетәбез. Батып бетәбез дә, карт көннәрдә Аллаһыдан гафу көтәбез. [Adagio] [Instrumental interlude] [Trumpet] [Verse] Тормыш бары фани дөньядагы – Бу Җирдәге Сират күпере. Бераз сиңа бәйле озынлыгы, Гөнаһ һәм изгелек күплеге. Сират күперләре шактый булды, Үзем кердем, яки эттеләр – Тәүдә баштан сыйпап, аннан кыйнап, Типкәләнгән эттәй иттеләр. [Chorus] Бу тормышлар, ай-һай катлаулы шул... Гөнаһларга батып бетәбез. Батып бетәбез дә, карт көннәрдә Аллаһыдан гафу көтәбез. [Accelerando] [Crescendo] [Verse] Бер уйласаң, тормыш – утлы кичү, Очкан чагы булды котымның. Башны башка бәреп, очкын чыкты – Өтте теле оят утының. Әнә шулай, уттан чыккан саен, Көйгән җаннан сөртеп корымны, Тормышымны җырга тиңләдем дә, Дәвам иттем тагын җырымны. [Chorus] Бу тормышлар, ай-һай катлаулы шул... Гөнаһларга батып бетәбез. Батып бетәбез дә, карт көннәрдә Аллаһыдан гафу көтәбез. [Verse] Сират күперләре алда тагын Бардыр, бәлки. Бәлки, күбрәктер... Иңнәремне басты бер капчык ел – Саграк булу инде кирәктер... [Berceuse] Бизмәгән бит әле Җирем, дип... Дәвам итсен әле җырым, дип... [Outro] [End]

