Меңәр төрле чәчәк бу дөньяда, Күрсәң әгәр, күзләр камаша! Ә минем яраткан чәчәгем Ал да, ак та түгел, юк, башка... Кара роза... Кара гөлчәчәк... Нигә икән сезне яратам? Кирәк түгел алы, кызылы... Кара чәчәк диеп җан атам! Кара күзләр, кара шомырт чәч... Гүзәл була бит ул кара да! Бер елмайса сиңа кара каш, Якын меңәр чакрым ара да! Кара роза... Кара гөлчәчәк... Нигә икән сезне яратам? Кирәк түгел алы, кызылы... Кара чәчәк диеп җан атам! Кара чәчәк, имеш, кайгыга... Дөрес түгел сезнең сынамыш! Кайгы төсе – кара түгел, юк, Сары кайгылар бар, бар сагыш! Алар бар(ы)сы – үзе бер могҗиза, Аерадыр бары үзгәлек. Кайгы төсе түгел бер чәчәк тә, Алар төсе – бары гүзәллек! ...Сәеррәктер бәлки, кем белә – Һәр мизгел йөртсәм дә уемда, Кара роза, кара гөлчәчәк – Гомерлек хыялым ул миңа – Тотканым юк чөнки кулыма... Очратмадым тормыш юлымда...