Song Cover Image

Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы...

July 2, 2024 at 1:38 PMv3.5

[Evolving production] [Balanced Levels] [Big drum package] [Compressed kick] [Compressed snare] [Perfect EQ) [Clean mix] [Hard Compression] [Strong performance] [Proper pronunciation] [Dry Reverb] [Dry mix] [Good vocal chain] [Vocal Cuts Through Mix] [Final Vocal Mix] [Final Master] [Sweet Мale vocal] [intro] Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы... [Verse] Көзге алсам, башым чайкап торам – Арта бара чәчтә чалларым... Кинәт кенә искә килеп төшә Яшьлегемнең алсу таңнары. [Prechorus] Таң аттырдык икән ничә тапкыр Яшьтәш кызны кочып куенга, Үбешүдән ирен тала калса, Йолдыз күзләп, койма буенда. [Chorus] Өсләремә йолдыз атылгандай, Уянамын кайчак саташып: Тәүге сөйгән, гүзәл яшьлек ярым Йөридер күк шунда адашып. [Verse 2] Барын ташлап чабар хәлгә җитәм – Нигә китми барсы кадалып... Тик чапмый тор – уллар, кызлар күптән Аяк аста йөри уралып. [Prechorus] Юк, барыбер сагындыра, шайтан, Яшьлек калган алсу таңнарны. Яшьлектәге таңгы әтәчләрнең Сихерләгән, ахры, моңнары... [Chorus] Хәзер дә ул ата алсу таңнар, Салкын түгел янәш түшәкләр... Сөюнең шул иң гөнаhсыз чагын, Яшьлек ярын сагына йөрәкләр. [Bridge] Ишеткәндә соңгы әтәчләрне Сагындыра, яшьлек, таңнарың. Тик яшьлектә, юләр чакта, ахры, Була сөюләрнең кайнары... [End]

User avatar
0 / 500

No comments yet!

Be the first one to show your love for this song