Song Cover Image

Бер җаныма һич тә тынгы тапмыйм...

[Solo intro] [Verse] Кая сугылырга белмим кайчак – Җанга һич тә тынгы тапмыйм. Кырын төшеп, күктән йолдыз санап, Кул кушырып, тик тә ятмыйм... [Pre-Chorus] Нидер эзләп, озын юлга чыксам, Шөкер әле – һич буш кайтмыйм. Ымсындырып, нәфес котыртса да, Намусымны ныклы саклыйм. [Chorus] Сызламаган буын булмаса да, Әле төз һәм туры атлыйм... Аллаһыга рәхмәт, бүген әле Энәне дә үзем саплыйм... [epic solo] [Verse] Әгәр берәү ярдәм сорап килсә, Үтенечен кире какмыйм. Кечеләрне кече итә беләм, Өлкәннәрне һәрчак санлыйм... [Pre-Chorus] Элек динсез идем, бүген килеп, Алла сүзен еш кабатлыйм; Хәтер начар хәзер, тик шулай да Бик тырышып, дога ятлыйм... [Chorus] Җитмәсә дә дөнья малы, күпне Өмет итеп, Күккә бакмыйм... Һәм инанам: бу дөньяны һич тә Караламыйм, бәлки пакьлыйм... [epic solo] [outro] Тик барыбер, нидер җитми, нидер... Шушы җанга тынгы тапмыйм... Ерак офык тынгы вәгъдә итә... Атлыйм әле, атлыйм, атлыйм... [outro] [end]